+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 апрель 2020, 09:48

Беркем дә яклаучысыз калырга тиеш түгел

Хөкүмәт йортында коронавирус йогышы шартларында республика халкына социаль ярдәм чараларына багышланган онлайн-брифинг узды.

Хөкүмәт йортында коронавирус йогышы шартларында республика халкына социаль ярдәм чараларына багышланган онлайн-брифинг узды.

Дәүләт ярдәме турында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сөйләде. Ул килеп туган шартларда республика Хөкүмәте гражданнарга ярдәм итү очракларының барысын да караячак, хәтта гадәти булмаганнарын да, дип белдерде.

Министр урынбасары Фәнур Шәйхисламов сүзләренә караганда, төбәктә 5246 хезмәткәр эштән китү куркынычына дучар булган.

«Узган атнада республикада 3374 кешегә эштән китү куркынычы янаган. Бүгенге көндә, эш бирүчеләр мәгълүматларына караганда, алар инде - 5246 кеше. Әмма шунысы игътибарга лаек, бу предприятиеләр хезмәткәрләре бүген-иртәгә эштән китә дигән сүз түгел. Хезмәт килешүләренә үзгәрешләр кертү шартлары, Хезмәт министрлыгы аңлатмалары нигезендә, ике ай эчендә үзгәрә. Ягъни ике ай эчендә барысын да кисәтергә кирәк, шул исәптән тулы булмаган эш көне кертү турында да», — дип аңлатты ул республика Хөкүмәтендә узган брифингта.

Шуңа охшаш һәм башка мәсьәләләр килеп туганда халыкка https://mintrud.bashkortostan.ru/presscenter/news/265408/ сайты ярдәмгә килә ала.

"Кайнар элемтә" телефоны: 8 800 77 500 14.

Фото: pravitelstvorb.ru


Читайте нас