Дәваханәнең баш табибы Фәнил Шамигулов бүген коронавируслы авырулар өчен 215 урын, аерым балалар, интенсив терапия, реанимацион палаталар булдырылуын әйтте. Алар барысы да тиешенчә җиһазландырылган. Биредә йөкле хатыннарда коронавирус ачыкланган очракта обсервацион бала тудыру да бүлеге дә эшләячәк.
Республика Башлыгына коронавирус белән авыруларның маршрутизациясе ничек башкарылачагын күрсәттеләр, ул дәваханәнең әзерлеген карады, кирәкле дарулар булуы, туклану оештырылуы, табибларның саклану чаралары белән кызыксынды.
– Бүген авыр шартларда эшләүче медицина персоналының хәвефсезлеген тәэмин итү мөһим. Без аларга үзләрен аямый эшләгән өчен рәхмәтлебез. Республикада коронавирустан үлүнең теләсә кайсы очрагын да гадәттән тыш хәл буларак бәяләячәкбез, моны булдырмау мөһим. Шуңа без бар көчебезне бу инфекция белән көрәшкә юнәлтәбез, – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы әйтүенчә, төбәктә хәлнең барлык сценарийларына да әзерләр. Фаразлар буенча, инфекциянең иң таралган вакыты апрель ахырына туры килергә тиеш. Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин әйтүенчә, шәһәрдә медицина хезмәткәрләренең балалары өчен тәүлек әйләнәсенә эшләүче балалар бакчасы булдырылган. Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин билгеләвенчә, барлык система эшкә әзер, медицина персоналы эшнең җитди булуын аңлый. Башкаланың Дим районы дәваханәсе авыруларны иртәгәндән кабул итәргә әзер.