Үзизоляциягә бәйле, Языково авылы урамнарында җәяүлеләрне бармак белән генә санарлык, хәрәкәт аз. Кемнәрдер кибеткә, икенчеләр аптекага бара. Бүгеннән башлап урамнарда махсус киемдәге кешеләр күренә башлавы гына халыкны сәерсендерде.
Баксаң, болар – пенсия таратучы почта хезмәткәрләре икән. Бүздәк почтамтының Благовар районы бүлеге хезмәткәре Марина Плащихина әлеге вазыйфада үткән елның августыннан эшли. Аңа район үзәгендәге дистәгә якын урамны хезмәтләндерү йөкләтелгән.
- Барлыгы 100дән артык пенсионерга акчаны йортларына илтеп тапшырам, - ди ул. - Коронавирус куркынычы булгач, безгә бигрәк тә уңайлы – пенсионерлар һәммәсе өйләрендә генә утыра. Элек безгә аларның кибеттән кайтканын, күршесеннән чыкканын көтеп торырга туры килә иде. Шуңа да хәзер пенсия тарату тиз бара.
Языково авылында пенсия таратуга 5 хезмәткәр җәлеп ителгән. Аларның һәркайсы йөкләтелгән бурычны намус белән үти.
Белүебезчә, 1 апрельдән социаль пенсияләр күләме артты. Моңа өстәп, хөкүмәт тырышлыгы белән агымдагы ай пенсияләре вакытыннан алда таратыла.
Автор фотосы.