Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тулы изоляция режимына китмәгән, ләкин шул ук вакытта ул табиблар күрсәткән барлык кирәкле хәвефсезлек чараларын да үти.
Бу хакта ул журналистларга Уфа дәваханәләренең коронавирус йогышы белән пациентларны кабул итүгә әзерлеген һәм Уфа районында яңа йогышлы авырулар дәваханәсен төзү барышы белән танышканнан соң белдерде.
«Мин барлык таләпләрне дә үтим, әмма, асылда, эштә. Дәүләт хакимияте органнары эшләмәсә, без нишләрбез?» — диде Радий Хәбиров.
Ул, шулай ук, республика халкына вәзгыятьне аңлаганнары һәм тулысынча үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәгәннәре өчен рәхмәт белдергән.
Фото: bashinform.ru