Кайгы килгәндә, авырлык кичергәндә бер-береңә ярдәмләшү традициясе безнең халыкта элек-электән килә.
Сибайдагы «Яшьтәш» берләшмәсе, «Яшь гвардия» оешмасы, «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе волонтерлары бер-береңә ярдәм итү буенча Бөтенрусия акциясенә да кушылды.
— Безнең уналты хезмәткәребез, үзләренең һөнәри вазыйфаларыннан тыш, волонтерлык эшчәнлегенә дә кушылды. Алар барысы да саклану чаралары белән тәэмин ителгән. 30 һәм 31 мартта без 11 заявка үтәдек, әлегә үз көчебез белән башкарабыз. Шәһәр хакимияте килгән гаризаларны оператив рәвештә карау өчен транспорт бирде, — дип сөйләгән «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Татьяна Кузнецова.
Бу хакта тулырак sibay.bashkortostan.ru сайтында укырга була.
Фото: sibay.bashkortostan.ru