Баймак үзәк шәһәр дәваханәсе табиблары Баймак халкына мөрәҗәгать иткән.
Алар социаль челтәрләргә видеомөрәҗагать урнаштырган. Анда табиблар халыкны төбәктә үз-үзеңне изоляцияләү белән бәйле рәвештә кертелгән чараларны үтәү һәм гигиена кагыйдәләрен кичекмәстән үтәүне, берләшүне сорый.
Бу видеоязма #Оставайтесь#ДомаСидимдома#НевпускаемКороновирус#ЗдоровыйБаймак#ЗдоровыеМы хештегы астында урнаштырылган. Аны vk.com/bmk102 сылтамасы буенча карарга мөмкин.
Фото: vk.com/bmk102