Башкортстан хакимияте республиканың дүрт кешесенә Һиндстаннан туган илгә кайтырга ярдәм итте.
Бүген Башкортстанга Һиндстаннан дүрт турист кайтты. Алар Мәскәү аша Аэрофлот рейсы белән кайтты.
Башкортстан кешеләренең кайтуына республика Башлыгы Радий Хәбиров шәхсән үзе җитәкчелек итте. Русия Консуллыгының Башкортстан хакимияте белән уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, коронавирус пандемиясе аркасында чикләр ябылуга карамастан, алар Аэрофлот рейсына эләгә һәм өйләренә проблемасыз әйләнеп кайтты.
“Ниһаять, туган җир! Без кайтып җиттек, барысы да әйбәт, — ди Уфадан Юлия Хәкимҗанова. — Аэропортта барлык кирәкле анализларны алдылар, анкеталар тутырдык, барысы да бик дустанә, оператив. Без Радий Фәрит улы Хәбировка, Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитетына, Туризм буенча дәүләт комитетына ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерәбез. Һәрвакыт элемтәдә булдык, Делида булганда да, юлда чакта да кураторлык иттеләр, гел кызыксынып тордылар, күп кенә мәсьәләләрдә ярдәм иттеләр. Ниһаять, өйдә булуыбызга без бик шат”.
Туристлар оешкан төркем составында Һиндстанга барган булган. Ватандашларыбызның рейсы булган көнне аэропортка барып җитә алмаганнар, чөнки Һиндстанда җәмәгать транспорты эше 15 апрельгә кадәр туктатылган. Алар социаль челтәрләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр, чөнки Һиндстанда хәл көннән-көн катлаулана бара.
Безнең якташларыбызның социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгате Инцидент автоматлаштырылган системасына эләгә. Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәуләт комитеты Аэрофлотның башка рейсына броньлаштыруда ярдәм иткән.
“Без, ниһаять, өйдә булуыбызга бик шат. Әле генә Уфа шәһәренә килеп төштек. Республика җитәкчелегенә, Радий Фәритовичка, Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитетына, Туризм буенча дәүләт комитетына, Һиндстан илчелегенә безгә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерәбез. Безгә яшәү, туклану белән булыштылар һәм һәрвакыт элемтәдә булдылар, консультацияләр бирделәр. Һиндстанда дипломатлардан башка йөрү мөмкин түгел, анда юллар да ябык, блок-постлар, шуңа күрә без ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Туган ягыбызга кайтуыбыз өчен зур рәхмәт!” , — диләр Гөлнара Бурангулова һәм Елена Гаврилова.
Хәзер Башкортстанга кайту белән барлык туристлар яшәү урыны буенча карантинда.
Бүгенге көндә Һиндстан территориясендә калган гражданнарны туган ягына кайтару белән Башкортстан Хөкүмәте шөгыльләнә һәм ул якын арада гамәлгә ашырылачак.
Фото: bashinform.ru