Полиция коткы таратучының Салават шәһәреннән булуын ачыклаган.
Салават шәһәрендә яшәүче 37 яшьлек хатын яңа коронавирус турында фейк хәбәр тараткан өчен җәзага тартылган.
Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, ул социаль челтәрләрдә коронавирус турындагы пост астында дөреслеккә туры килмәгән язу калдырган. Туып-үскән шәһәрендә вирус йоктырган ике кеше барлыгын әйткән.
Полиция оператив рәвештә хокук бозучының шәхесен ачыклаган.
“Хатын әлеге мәгълүматның чынбарлыкка туры килмәвен белә торып шундый язу калдырган. Әлеге административ эш буенча материаллар судка тапшырылды", — дип хәбәр итә ведомство.
Нәтиҗәдә, кешеләргә ялган хәбәр таратучыга хокук сакчылары 15 мең сум штраф билгеләгән.
Фото:shakhty.su