+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 Апреля 2020, 14:15

Коронавирус үзе кайчан үлеп бетәчәк?

Инфекционист әйтүенчә, киләсе атнада вирусның таралуы иң югары ноктасына җитәчәк.

Инфекционист әйтүенчә, киләсе атнада вирусның таралуы иң югары ноктасына җитәчәк.
Русия Федераль медицина-биология агентлыгының (ФМБА) баш инфекционисты Владимир Никифоров, Русиядә коронавирус инфекциясенең таралуы җәйгә тәмамланачак, дип саный. Бу хакта ул федераль каналның ток-шоу эфирында белдерде. Инфекционист белдерүенчә, вирусның иң көчле таралу чоры әле үтелмәгән.
"Җәйгә таба вирусның таралуы тулысынча юкка чыгачак", - дип белдерде инфекционист. Никифоров сүзләренчә, Русиядә COVID-19 таралуның иң югары ноктасы киләсе атнада булачак. Вирусның ничек таралуын исәпкә алсак, ул 10-12 көннән генә "көчен" югалта башлый.
2 апрельгә Русиянең 76 төбәгендә COVID-19 йоктыруның 3548 очрагы теркәлгән. Башкортстанда инфекциялеләр саны 10 кешегә кадәр артты, шуларның икесе савыкты.
Фото: ria.ru
Читайте нас