Уфада су асты битлекләрен табибларны һәм шәфкать туташларын коронавирустан саклау өчен яраклаштырганнар.
Уфада эшкуарлар коронавирусны йоктырудан саклау максатында табиблар һәм шәфкать туташлары куллана алсын өчен снорклинг битлеген модернизацияләгән.
Уфалы Александр Улитин 3D-принтерда битлек трубкасыннан ИВЛ аппаратларында кулланыла торган фильтрга күчәргә тәкъдим итте.
Эшкуар Әдил Юлдашев («Чемпион» һәм «Территория 3000» кибетләре челтәре хуҗасы) су астында йөзү өчен тәгаенләнгән 90 битлекне бушлай тапшырачак. Аларны 30 реанимацион бригада хезмәткәрләре куллана алачак. «Су астында йөзү өчен тәгаенләнгән битлек бик герметик. Табиб өчен бу - шәхси саклану өчен бик җитди чара», — дип аңлаткан «Башинформ»га га Әдил Юлдашев.
Башкортстанның һәм Идел буе федераль округы баш реаниматологы Константин Золотухин уфалыларның уйлап табулары белән танышкан һәм аны хуплаган.
Фото: bashinform.ru