Башкортстанның Гражданнар җәмгыятенә ярдәм фонды республика Башлыгының Башкортстанның дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән икенче грантлар конкурсына гаризалар кабул итү 14 апрельгә кадәр озайта.
⠀Конкурста коммерция карамагында булмаган оешмалар, Башкортстанның дәүләт һәм муниципаль бюджет учреждениеләре катнаша ала. Русиянең башка төбәкләреннән коммерция карамагында булмаган оешмаларга конкурста катнашырга рөхсәт ителә. Аларның проектлары Башкортстаннан читтә башкорт телен саклау һәм үстерүне тәэмин итәргә тиеш.
Грант өчен тәкъдим ителгән проектларның темалары:
1) Русиядә һәм чит илләрдә Башкортстанның мәдәният һәм сәнгать казанышларын пропагандалау;
2) Башкортстанның дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыклары телләрен, шулай ук Башкортстаннан читтә башкорт телен саклау, үстерү, популярлаштыруга юнәлтелгән яңа мәдәни, мәгариф һәм фәнни проектлар булдыру һәм тормышка ашыру.
3) Башкортстан халыклары телләрен, урыс телен һәм әдәбиятын, башкорт телен һәм әдәбиятын укыту һәм өйрәнү методикаларын өйрәнү һәм эшләү;
4) республикадан читтә башкорт халкының мәдәни мирасын саклап калу, чит илләрдә башкорт диаспоралары эшчәнлегенә ярдәм итү, аларның милли-мәдәни үзенчәлеген саклау;
5) халыкара, мәдәни һәм фәнни элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне киңәйтү, туган телләрне укытуда һәм өйрәнүдә мәгълүмат һәм тәҗрибә белән үзара файдалы алмашу;
6) Башкортстанның дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыклары телләрен саклап калуга һәм үстерүгә, шулай ук республика үсешенә зур өлеш керткән күренекле эшлеклеләр истәлеген мәңгеләштерү.
Грантларның икенче конкурсы проектларын финанслауның гомум суммасы 50 миллион сум тәшкил итә.
⠀
Конкурска гаризалар электрон рәвештә grant.openrepublic.ru сайтында «Конкурслар» бүлегендә 2020 елның 14 апреленә кадәр кабул ителә.
⠀
Проектлар юнәлешләре һәм тематикасы, конкурста катнашучыларга карата таләпләр, грантлар бирү шартлары һәм тәртибе турында мәгълүматны grant.openrepublic.ru “Документлар” бүлегендә белергә мөмкин.
⠀
Белешмәләр өчен телефоннар: + 7 (347) 218-16-82; 8-903-311-69-37
Фото: facebook.com