Ә үсмерләр өйдә утырачак әле.
Италия власте коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән гомумдәүләт карантины вакытында сабый балалары булган ата-аналарга яшәгән урыннан якында гына йөрү өчен өйләреннән чыгарга рөхсәт иткән. Бу хакта Италиянең эчке эшләр министры урынбасары Вито Крими белдергән.
Шул ук вакытта ул әлеге чараның үсмерләргә кагылмавын ассызыклый.
Крими аңлатуынча, өч яшькә кадәр сабыйлар өчен өйдән чыгып йөрү бик мөһим, ә үсмерләр өчен алай ук түгел.