+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 апрель 2020, 12:35

Шәһәрдә йөрергә яраклыгы турында белешмә сатканнар

Үзизаляциядән "чыгу"ның бәясе 1500-2000 сум булган.

Үзизаляциядән "чыгу"ның бәясе 1500-2000 сум булган.


Татарстан хокук сакчылары Казанда йөрергә хокук бирә торган белешмәләр әзерләү һәм сату буенча законсыз эшчәнлекне туктаткан. Полицейскийлар «Whatsapp» социаль мессенджеры һәм «ВКонтакте» социаль челтәре аша бер белешмә 1000 сумнан 2000 сумга кадәр сатылуын ачыклаган.


Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре, янәсе, Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш эшчәнлеге белән бәйле оешмага эшкә урнаштыру турында ялган белешмәләр таратучыны ачыклаган. Акчаны тапшырганнан соң, югарыда аталган кешеләр полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.


Кулга алынган кешегә карата Русия Җинаять кодексының 327 маддәсенең 1нче бүлеге (ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яки бланклар ясау, әйләнешкә җибәрү) буенча җпнаять эше кузгатылган.


Исегездә тотыгыз: ялган белешмә кулланган өчен дә штраф каралган!


Фото һәм мәгълүмат "Шәһри Казан" сайтыннан алынды.
Читайте нас