+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 апрель 2020, 16:19

"Шундый катлаулы вакытта да илдә икътисади тормыш тукталырга тиеш түгел!"

Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин видеоконференция төрендә Дәүләт советының коронавирус инфекциясе таралуга каршы эш төркеменең һәм Координацион совет президиумының берлектәге утырышын уздырды.

3 апрельдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт советының яңа коронавирус инфекциясе таратуга каршы эш төркеменең һәм Координацион совет президиумының уртак утырышында катнашты. Утырышны видеоконференция режимында Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин үткәрде.

Премьер-министр Русия Президенты Владимир Путинның эш көне булмаган көннәрне 30 апрельгә кадәр озайтуы турында игълан итүен искәртеп үтте. Аның сүзләренчә, кешеләрнең сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән бу чара тулысынча акланган.

– Барысын да җентекләп үлчәп, тормыш эшчәнлеге өчен кирәкле предприятиеләрне билгеләргә кирәк. Система барлыкка китерүче компанияләргә, мәктәпләргә, вузларга карата катырак чикләүләр кирәк булса, аларны Русия Хөкүмәте белән килешеп билгеләргә кирәк, – дип билгеләп үтте Михаил Мишустин.

Премьер-министр ассызыклаганча, бөтен ил өчен бер шаблон кулланмау, ә конкрет төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып эш итү мотлак. Михаил Мишустин шулай ук инфекция таралу масштабларын санитария-эпидемиология хезмәтләренең һөнәри фикеренә таянып, реаль вакыт режимында бәяләүнең мөһимлеген белдерде.



Фото: glavarb.ru сайтыннан
Читайте нас