Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә узган чираттан тыш киңәшмәдә Уфа мэры Өлфәт Мостафин, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, башкаладагы агымдагы хәл турында бәян итте.
Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрдә үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү дәрәҗәсе югары, әмма бүгенге көндә аны бозу буенча 30 беркетмә төзелгән, ә бер гражданны 2 апрельгә каршы төндә штрафка тартканнар - ул җәмәгать урынында бер сәбәпсез булган.
Шәһәр буенча тоткарлыксыз хәрәкәт итү өчен пластик пропусклар Уфаның 6 мең 706 кешесе өчен әзерләнгән, шулай ук 1 мең 793 пропуск хезмәт транспортында билге өчен бирелгән.
Өлфәт Мостафин, шулай ук, техниканы – су сибү һәм башкаларны яңадан җиһазландыру эше төгәлләнүен әйтте. Ул шулай ук муниципалитет хакимияте урамнарны механикалаштырылган дезинфекцияләүгә контракт төзи – барлыгы 6 миллион квадрат метрдан артык мәйданны эшкәртергә планлаштыралар, эшләр киләсе атнада башланачак, дип хәбәр итте.
Фото: gorobzor.ru