+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 апрель 2020, 16:20

Радий Хәбиров: "Ата-аналар ярдәм итмәсә, барлык тырышлыкларыбыз бушка булачак!"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, мәктәпләрдә дистанцион укыту башлангач, иртәгә, 6 апрельдә, укучыларга күрсәтеләчәк дәресне яздырганнан соң, социаль челтәрләргә шундый мөрәҗәгать урнаштырган.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, мәктәпләрдә дистанцион укыту башлангач, иртәгә, 6 апрельдә, укучыларга күрсәтеләчәк дәресне яздырганнан соң, социаль челтәрләргә шундый мөрәҗәгать урнаштырган.
“Мин әле генә иртәгә мәктәп укучыларына күрсәтеләчәк дәрес яздырдым. Әгәр безгә ата-аналар ярдәм итмәсә, барлык тырышлыкларыбыз – мин иртәгәдән башланачак уку атнасын күз уңында тотам – бөтенләй мәгънәсез булачак. Балаларга авыр. Алар беренче тапкыр мондый хәлдә.
Сезнең, ата-аналарның, кайгыртучанлык күрсәтеп, балалар белән өйдәге парта артына утырып, белем ала башлавыгыз, улларыгызга һәм кызларыгызга ярдәм итүегез мөһим. Әгәр бу вакытны кулдан ычкындырып, яңа буын зур, катлаулы өлкәннәр дөньясында җитешмәгән белем белән калса, монда без гаепле булачакбыз. Шуңа күрә безнең яктан – балаларның дистанцион уку кысаларында белем алуын, сезнең яктан аларның укуын өйдә оештыру мөһим. Бу - беренчедән.
Икенчедән. Беләсезме, мин менә нәрсә уйладым. Балаларыгызга әле геройлар вакыты булуын сөйләгез (мин үземнекеләргә сөйләрмен). Бу - кешенең иң яхшы сыйфатлары ачыла торган вакыт, шул ук вакытта иң начарлары да. Без бу вакыт эчендә республикада батырлык һәм шәфкатьлелек үрнәкләрен күрдек. Ләкин шул ук вакытта оятсызлыкны да күрдек. Без андыйларга җәза бирдек һәм бирәчәкбез. Шулай да әлеге катлаулы вакытта батырлыкка урын күбрәк. Балаларыгызга моны аңлатыгыз. Аларның батырлыгы әле – өйдә булырга һәм укырга, бер-береңә игътибарлырак, сабыррак булырга. Барыгызга ныклы сәламәтлек телим. Без барысын да лаеклы үтәчәкбез, барысы да яхшы булачак!"
Фото: pixabay.com

Читайте нас