Ул чирен республикада яшәүче ике кешене генә түгел, Чиләбе өлкәсендә алты айлык оныгына да йоктырырга өлгергән. Бу хакта "КП-Челябинск" хәбәр итә.
Агентлык мәгълүматларына караганда, бала бабасы белән яшәгән. Хәзер сабый Аналарны һәм балаларны саклау үзәгенә урнаштырылган. Ул авыру белән аралашканнан соң үзе дә авырган. Аның хәлен табиблар күзәтә. 16 мартта Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кайткан ир турында Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин 28 мартта ук хәбәр иткән иде.
- Чиләбе өлкәсендә яшәүче ит сатучы, профилактик чараларның мөһимлеген исәпкә алмыйча, чит илдән кайтканнан соң, үз-үзеңне изоляцияүдә калмаган. Бу кеше сәүдә белән шөгыльләнеп, ялдан соң ук үз эшчәнлеген дәвам итә. Хәзер ул COVID-19 диагнозы белән Чиләбе дәваханәсенә салынган, - дип аңлатты ул вакытта хәлне Забелин.
Билгеле булуынча, аның белән 227 кеше контактка кергән, аларның барысын да үз-үзен изоляцияләүгә җибәргәннәр. Ә 1 апрельдә Сибай мэры, коронавируслы сатучы белән элемтәгә кергәннән соң, Башкортстанда яшәүчеләр дә мөрәҗәгать итә ала торган "Саклык банкы"ның Кизил хезмәткәре дә эләктереп алырга мөмкин, дип хәбәр итте. Шуңа да карамастан, Сибайда коронавирус инфекциясенең бер генә очрагы да теркәлмәгән.
Фото: Артем Устюжанин / E1.RU