Башкортстанда бакча эшләре коронавирус аркасында зыян күрмәячәк. Ләкин шартлары да бар.
"Без анык карар кабул иттек, халкыбызга язгы бакча эшләре белән ярдәм итәчәкбез. Бакчаларга баруны тыймаячакбыз. Ләкин мин аларның 11 апрельгә кадәр түзеп торуын сорыйм ", — диде Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин аңлатуынча, бер бакчага гына йөрергә мөмкин булачак. Шул ук вакытта "Дорога 02" порталында махсус форманы тутыру зарур, ул сынау режимында иртәгәдән эшли башлаячак.
— 10 апрельдә 16.00 сәгатьтән гражданнарга бакчага бару өчен порталда теркәлү мөмкинлеге бирәчәкбез. Башта бер атнада — бер бакчага, аннары икенче бакчага теркәлергә ярый. Шулай ук автомобильдә азык-төлек сатып алу урынына, ярдәмгә мохтаҗ туганнарга бару мөмкинлеге дә каралачак. Опцияләр саны, кайбер режимнар бер адрес белән чикләнәчәк. Урынга бару өчен 90 минут бирелә. Шул ук вакытта маршрут күзәтеләчәк, — диде Александр Сидякин.
Фото: liveinternet.ru