Гаилә белән машина салонында йөрүнең вирус таралуга сәбәпче булмавы билгеләнде.
— Автомобильдә мөстәкыйль рәвештә, яки үз гаилә әгъзалары белән хәрәкәт итү коронавирус инфекциясе таралуга сәбәпче була алмый, — дип белдерде ул.
Гражданнарга әлеге кушымтада теркәлергә һәм машинада йөрергә мөмкинлек бирүче документ алырга кирәк булачак. Бу кушымта якыннар мәрхүм булганда аларны җирләргә, эшкә һәм туганнарга бару, азык-төлек алыр өчен кибетләргә йөрү, авыр хәлдә булган туганнарга бару кирәк булганда ярдәм итәчәк.