+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 апрель 2020, 12:10

Көчле җил гаеплеме, әллә...

Бүген Уфада реклама корылмасы килеп төшү нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган.

Бүген Уфаның Инорс микрорайонында Ферин урамындагы 4 нче йорт янында урнаштырылган реклама конструкциясе килеп төшү нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган.
Бүген Уфаның Инорс микрорайонында Ферин урамындагы 4 нче йорт янында урнаштырылган реклама конструкциясе килеп төшү нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Әлеге вакытта анда полиция хезмәткәрләре эшли, җәяүлеләр юлы ябылган.
Йортта яшәүчеләр реклама куелган бу конструкциянең күптән чайкалып торганын белдерә. Алар аның килеп төшү куркынычы турында кирәкле оешмаларга да хәбәр иткәннәр әмма аны көйләүче булмаган.
Шул ук вакытта, Уфада бүген көчле җил күзәтелә. Әлеге корылма мондый һава торышына яраклы булмаган, күрәсең...
Фото: zi.ua
Читайте нас