Казан федераль университетының исәпләү физикасы һәм физик процессларны модельләштерү кафедрасы галимнәре, коронавирус сәбәпле үз-үзеңне изоляцияләү режимы 20нче апрельгә кадәр төгәлләнәчәк, дип фаразлый.
Алар бу датаны төрле илләрдә эпидемия үсешенең динамикасын чагыштырып карагач атаган һәм, аларның барысы да гомум сценарий буенча бара, дигән нәтиҗәгә килгән.
Башта авырулар санының экспоненциаль үсеше бара (мондый үсеш символы - очышка охшаган сызык). Аннары бу үсеш сызыгы алмашына, монысы туры сызык белән сурәтләнә. Өченче стадия — «насыщение» режимы, ягъни авыручылар саны артмый. Галимнәр төрле илләрдә эпидемиянең үсеш динамикасының аерымлыкларын бары тик бу режимнарның тизлегендә генә күрә.
Шулай итеп, Италиядә линейный режимга чыгу, Кытайдагы белән чагыштырганда, соңрак булган. Экспоненциаль үсеш җиде көннән ике атнага кадәр һәм бераз артыграк булырга мөмкин. Бу очракта Кытайда - якынча 12-13, Италиядә -15 көн.
Русиядә, Казан галимнәре фикеренчә, беренче этапның вакытлы масштабы 10 көн тәшкил иткән. «Туендыру» режимына чыгу, авыручылар саны артудан туктагач, 9-14 апрельгә туры килергә тиеш. Алга таба үсеш булмас дип уйласак, атна, атна ярым түзәргә кирәк булачак. Ягъни якынча 20 апрельгә карантинны гамәлдән чыгару турында сөйләргә мөмкин булачак.