Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев видеоконференция режимында муниципаль берәмлек хакимиятләре башлыклары белән фикер алышты.
Киңәшмәдә торак пунктларның территорияләрен һәм күпфатирлы йортларда подъездларны карап-тоту, сәүдә мәйданчыкларында җәмәгать кулланышындагы һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләре каралды.
Борис Беляев подъездларны дезинфекцияләү эшен оештырган өчен барлык муниципаль берәмлекләр хакимиятләренә рәхмәт белдерде.
– Без барыбыз да беләбез, хәзер илдә хәл җиңелләрдән түгел, шуңа күрә бу чаралар бик кирәк. Әлеге юнәлештә эшне туктатмыйча, шул ук рухта дәвам итүегезне сорыйм. Муниципаль берәмлекләр мәгълүматларына караганда, 7 апрельгә республикада 48 000 подъездның 20,4 меңе дезинфекцияләнгән. Агымдагы ел Башкортстанда "Торак пунктлар эстетикасы елы" дип игълан ителде, моннан тыш, олы бәйрәм – Бөек Җиңү көне якынлаша. Республикада урнашкан һава шартлары су сиптерү һәм себерү техникасын кулланырга мөмкинлек бирә инде. Үзегездәге территорияләрне тәртипкә китерегез, - диде Борис Беляев, муниципалитет җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.
Русиядә к-вирус таралу сәбәпле югары әзерлек режимы кертелде. Шуңа бәйле рәвештә подъездларны комплекслы ремонтлау, гомум милекне капиталь ремонтлау, «Башкортстан ихаталары» программалары буенча төзелеш-монтаж эшләре аерым күрсәтмәгә кадәр кичектерелә.
Республикада үз-үзеңне изоляцияләү чорында "Чисталык көннәре" үткәрү бетерелде. Бу атнада муниципалитетларда санитар җыештыру белән идарә итүче һәм махсуслаштырылган оешмалар гына шөгыльләнә.
Фото:/house.bashkortostan.ru