+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 апрель 2020, 08:15

Сибайда көчле җил котырган

Нәтиҗәдә, күппрофильле колледжның бинасына зур зыян килгән.

Нәтиҗәдә, күппрофильле колледжның бинасына зур зыян килгән.

Кичә көчле җил Сибай күппрофильле колледжына зыян китергән. Уку йортының калай түбәсенең бер өлешен җил алып очырган. Бу хакта “Сибайский рабочий” басмасы хәбәр итә.

— Көчле җил 176 квадрат метр мәйдандагы түбәгә зыян китергән, колледжның актлар залы бинасыннан 16 калайны алып очырган. Иртән территорияне тасма белән әйләндереп алдык һәм коткару хезмәтләрен чакырдык.

Вакыйга вакытында бинада беркем дә юк иде, барлык студентлар да дистанцион укуда. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәде. Түбәне демонтажлаганда шәһәр хакимияте һәм эшкуар Дамир Гыйззәтуллин транспорт белән ярдәм итте. Түбәне дүшәмбегә кадәр эшләп бетерергә планлаштырабыз, — дип сөйләгән колледж директоры Лундеж Байморатов “Сибайский рабочий” журналистларына.

Фото:sworker.rbsmi.ru
Читайте нас