+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 апрель 2020, 18:35

Видеомәктәп лекториенда катнашыгыз!

Иртәгә “Бердәм Русия” лекториенда пандемия шартларында профилактика чаралары турында сүз барачак.

Иртәгә “Бердәм Русия” лекториенда пандемия шартларында профилактика чаралары турында сүз барачак.

Иртәгә, 9 апрельдә, 15:00 сәгатьтә “Бердәм Русия”нең “Гражданлык университеты”нда коронавирусны профилактикалауның актуаль проблемалары буенча чираттагы онлайн-лекторий эфиры узачак.

Лекциянең темасы – “Пандемия шартларында без һәм әйләнә-тирә мохит".
Партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Эльвира Аеткулова депутатларның эшчәнлеген оештыру һәм координацияләү турында сөйләячәк. Хайваннар аша к-вирус таралу турындагы мифларны республиканың Баш ветеринария табибы Азат Җиhаншин кире кагачак.

Пандемия шартларында экологияне саклау буенча санитар-эпидемиологик чараларны үтәү турында табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров аңлатачак. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан бүлеге начальнигы урынбасары Евгений Емашев транспортта к-вирус инфекциясе таралуга каршы карантин чараларын үтәү турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясаячак.

Теләгән һәркем видеомәктәпкә кушыла ала – трансляцияләр партия төбәк бүлегенең Ютуб-каналында уза. Шунда ук үткән лекцияләрнең язмаларын да карарга була. Барлык тыңлаучыларның да онлайн-режимда сораулар бирү мөмкинлеге булачак.


Фото: bashkortostan.er.ru
Читайте нас