+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 апрель 2020, 15:20

Башкалада транспорт эше ничек оештырылган?

9 апрельдә башкалабыз Уфада үзизоляцияләү режимы чорында җәмәгать транспорты эшен оештыру мәсьәләсе буенча брифинг узды.

9 апрельдә башкалабыз Уфада үзизоляцияләү режимы чорында җәмәгать транспорты эшен оештыру мәсьәләсе буенча брифинг узды.
Онлайн режимында узган брифингта сорауларга Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Юланов һәм башкала транспорт һәм элемтә идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Петров җавап бирде.
Изоляция режимы кертелгәч, транспорт саны кимегән, элек көн саен 2150 берәмлек җәмәгать транспорты халыкка хезмәт күрсәтсә, бүген 650 берәмлек рейска чыга. Махсус режим кертелүне пассажирлар ташучы оешмалар да, шәһәр халкы да аңлап кабул иткән. Башкалада транспорт иртәнге 6дан кичке сәгать 8гә кадәр пассажирларны хезмәтләндерә. Рейс алдыннан транспорт тикшерү үтә, салон җилләтелә, махсус чаралар белән дезинфекция үткәрелә. Рейс алдыннан водительләр медицина тикшерүе үтә. Транспорт оешмалары водительләрне битлек һәм перчаткалар белән үзләре тәэмин итә.
Брифингта шулай ук юл хакын пластик карта белән түләү, елга кичүләрендә паромнар эшчәнлеге, язгы ташкын мәсьәләләре күтәрелде.
Шәһәрнең Беренче май, Ульяновлар, Интернациональ, Конституция, Кольцевая, Комаров, Тоннель, Октябрь проспекты, Әй, Воровский, Октябрь Революциясе, Новомостовая, Коммунистик, Сочи, Менделеев, С. Агиш, Революцион, Аксаков урамнарын эшкәртү 9 апрельдә 22 сәгатьтә башлана һәм 10 апрельдә иртәнге сәгать 6га кадәр дәвам итәчәк. Чара Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының дезинфекция үзәге белән берлектә яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатында уздырыла.
Уфа шәһәре хакимияте әлеге эшләргә аңлап карауны сорый. Күпфатирлы торак йортларның беренче һәм икенче катларында яшәүчеләрнең дезинфекциясе вакытында чит исләрнең үтеп керүенә юл куймау максатында тәрәзәләрне ябуны сорыйлар.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимының гамәлдә булу чорында актуаль мәсьәләләр буенча онлайн-брифинглар Уфа шәһәре хакимиятендә даими үткәрелә. Брифинг анонслары муниципалитетның рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдә төркемнәрендә урнаштырыла.
Фото: Уфа шәһәре хакимияте сайтыннан.
Читайте нас