+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 апрель 2020, 08:29

Баймакта техника да, халык та чәчүгә әзер

Районның Татлыбай авылыннан "Р.И. Ишмуллин" хуҗалыгы иң җаваплы кампанияләренең берсе - язгы кыр эшләрен югары әзерлек белән каршы ала. Бу хакта район хакимиятенең рәсми сайты хәбәр итә.

Районның Татлыбай авылыннан "Р.И. Ишмуллин" хуҗалыгы иң җаваплы кампанияләренең берсе - язгы кыр эшләрен югары әзерлек белән каршы ала. Бу хакта район хакимиятенең рәсми сайты хәбәр итә.

Радик Ишмуллин җитәкләгән фермер хуҗалыгы - районда басучылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче эре предприятиеләрнең берсе. Хуҗалык елдан-ел үзенең җитештерү куәтләрен арттыра, техник потенциалын ныгыта бара. Яңа мизгелгә матди-техник базаны алмаштыру актив дәвам итә - куәтле К-700 тракторы һәм чәчү агрегаты сатып алынган.

Техника, авыл хуҗалыгы машиналарын төзәтү вакытында оештырылды, моның өчен җитәрлек акча бүленде. Нәтиҗәдә, хуҗалык районда беренчеләрдән булып техника-агрегатларны әзерлек сызыгына бастырды.

Быел фермер хужалыгына 770 гектарда ашлык һәм азык культуралары чәчү бурычы куелган. Шуның 342 гектарын арпа, 200 гектарын бодай, 100 гектарын солы, 58 гектарын кәрешкә һәм калганын актамыр тәшкил итәчәк. Орлык фонды былтыр көз ук тупланган, җитәрлек күләмдә. Шул ук вакытта сорт алмаштыру максатында 18 тонна беренче репродукцияле солы, 9 тонна кәрешкә, 2 тонна актамыр орлыгы сатып алынган.

Язгы басу эшләренә 2 берәмлек К-700 һәм 1 берәмлек Т-4А тракторлары белән өч чәчкеч җәлеп ителәчәк. Моннан тыш, КНС-7 агрегаты һәм шугалак, башка агрегатлар әзерләнгән. Алар механизаторлар белән комплектланган, хезмәткәрләр медицина тикшерүе үткән.

Шунсы куанычлы, хуҗалыкта җирнең уңдырышлылыгын күтәрү, басуларны саклауга аерым игътибар юнәлтелә. Былтыр көз 80 гектарга органик ашлама чыгарылган, чәчү мәйданнары киртәләп алынган.

Күрүебезчә, Радик Ишмуллин җитәкләгән хуҗалык җаваплы мизгелне югары әзерлек һәм оешканлык белән каршы ала, күпләргә үрнәк булып тора. Предприятиенең язгы басу эшләрен быел да тиешле технологияләр нигезендә башкарып чыгачагына шик юк.

Фото: baimak.bashkortostan.ru


Читайте нас