+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 апрель 2020, 11:20

Чәчтарашханәләрне ачмакчылар

Бүгенге оператив киңәшмәдә республика Башлыгы чәчтарашханәләр мәсьәләсен өйрәнергә һәм хәл итәргә кушты.

Бүгенге оператив киңәшмәдә республика Башлыгы чәчтарашханәләр мәсьәләсен өйрәнергә һәм хәл итәргә кушты.

"Кичә улым янымнан йөгереп үтте, мин аны чәченнән тоттым. Чәчләре шундый нык үскән. Барысы да чәчләрен алдырмыйча йөри", - диде республика Башлыгы.

Игълан ителгән үзизоляция режимына бәйле рәвештә, бөтен республика буенча чәчтарашлар һәм матурлык салоннары ябылды. Күп кенә кешеләрнең чәч кистерү мөмкинлеге юк. Радий Хәбиров бу мәсьәләдә төрле вариантларны карарга кушты.

— Мәскәү медицина лицензиясе булган салоннарны ача. Моны шушы көннәрдә өйрәнергә һәм хәл итәргә кирәк. Тик анда кешеләргә хәвеф янамавына инансак кына, — дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: bashinform
Читайте нас