Башкортстанда шушы елның 1 мартыннан эшсез дип танылган гражданнар югары планка буенча акча алачак.
Республикада эшсезлек буенча пособие, Урал коэффициентын исәпкә алып, 13 мең 949 сум тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, эшсез гаиләсендә балигъ булмаган балалар булса, ул шулай ук һәрберсенә өч мең сум күләмендә өстәмә акча алачак. Бу хакта киңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте.
Аның белдерүенчә, хәзерге вакытта бу өстәмә түләүгә 90 меңгә якын бала дәгъва итә, әмма Владимир Путин игълан иткән төзәтмәләрне исәпкә алып, алучылар саны сизелерлек артачак. Хәзер әлеге министрлык аңлатмалар көтә, закон проектын һәм карарны бастырып чыгару якын көннәрдә көтелә.
Радий Хәбиров, ярдәм алу өчен мәшгульлек хезмәтенә исәпкә басуның мотлак икәнен ассызыклады, аеруча шунысы мөһим — моны эш белән тәэмин итү хезмәте сайты аша дистанцион рәвештә башкару зарур.
Ленара Иванова сүзләренә караганда, Башкортстанда инде 1000 кеше бу мөмкинлектән файдаланган.
Фото: finance.tut.by