Белорет шәһәрендә яшәүчеләр агрессив песидән котылу өчен коткаручыларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.
«Бу мәчене инде беренче тапкыр гына күрүебез түгел, әмма моңа кадәр без аны үзебез дә урамга чыгарып җибәрә алдык. Бу юлы ул баскыч астына кереп, чинап, кешеләргә ташлана башлады», — дип сөйли бу йортта яшәүче бер хатын.
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының авария-коткару хезмәте хезмәткәрләре чакыруга килгән һәм шактый сәер хәлгә тап булган: йортсыз мәче кешеләргә ташланган, тырнаган һәм тешләшкән. Коткаручылар аны тотып, капчыкка утыртып, приютка тапшырган. Анда аны ветеринарга күрсәтәчәкләр.
Бу айда шундый икенче очрак бу. 3 апрелдә Уфада шәхси йортта яшәүчеләргә йортсыз мәче килеп керә һәм аларга ташлана. Куркуга калган халык шулай ук коткаручыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
Мәчеләрнең түзәрлеге калмаган. Ә кешеләргә нык булырга кирәк!