+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 апрель 2020, 12:00

Радий Хәбиров: "Без болай кешеләрне үтерәбез генә..."

Башкортстан Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында эшләгән кайбер предприятиеләрдә килеп чыккан хәл турында сөйләде.

Башкортстан Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында эшләгән кайбер предприятиеләрдә килеп чыккан хәл турында сөйләде.

Уфадагы УМПОга, «Газпром нефтехим Салават» предприятиесенә һәм Сибайда Саклык банкының бүлекчәсенә керү юлында хезмәткәрләрнең һәм килүчеләрнең озын чираты җыелуның фотосурәтләре һәм видеолары социаль челтәрләргә эләккән.

"Без болай кешеләрне үтерәбез генә. Нигездә, өлкәннәр бер-берсе белән тыгыз чиратта тора. Шулай итеп, без эшләргә рөхсәт иткән предприятие җитәкчеләренең коронавирус таралуга юл куймауга җавапсыз каравын ачыкладык", - дип белдерде Радий Хәбиров.

Ул мондый хәлләрне күзәтеп торырга, предприятиеләрнең санитар-эпидемиологик таләпләрне ничек үтәвен карарга һәм тәртип бозучы җитәкчеләргә карата санкцияләр кертергә кушты.

«Иртәгәдән без тикшерүләр башлыйбыз. Бер генә предприятиенең дә иртәгә ябылмаячак дигән гарантиясе юк. Минем андый хокукларым бар. Шуңа күрә бүген үк барлык предприятиеләрдән дә әлеге хәлгә анализ ясауларын һәм берничә гади таләпләрне үтәүләрен сорыйм. Болар - предприятиегә кергәндә температураны үлчәүне оештыру, хезмәткәрләрнең хәл-әхвәлен контрольдә тоту.
Авыруның беренче билгеләре: температура, ютәл, хәл начар булганда, бу кешене кичекмәстән изоляцияләргә һәм бу хакта оператив штабка яки хакимияткә хәбәр итәргә. Шулай ук шәхси гигиена: кул юу, антисептик белән эшкәртү һәм бүлмәләрне җилләтүгә игътибарлырак булырга кирәк. Социаль дистанцияне оештырырга кирәк, бу начар үтәлә яисә бөтенләй үтәлми, — дип ассызыклады республика Башлыгы. - Әгәр без һәм безнең комиссия әлеге чараларның үтәлмәвен күрсәк, бу предприятиеләрне рөхсәт ителгән исемлектән төшереп калдырачакбыз, ә җитәкчегә карата гамәлдәге законнар нигезендә чаралар күрәчәкбез».

Фото: bashinform


Читайте нас