+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 апрель 2020, 09:20

Коронавирусны ачыклый торган аппарат сатканнар...

Аферистлар Уфа районы пенсионерларын алдап йөргән.

Аферистлар Уфа районы пенсионерларын алдап йөргән.

Уфа районының Зубово авылында ике ир өлкән яшьтәге халыкка к-вирус барлыгын билгели торган “шәп” аппарат сатып йөргән. Бу хакта “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

Республикада үзизоляция режимы шартларында сәер кыяфәтле ике ир, йорттан йортка кереп, к-вирусны ачыклый торган җайланма тәкъдим иткән. Авыл халкы әйтүенчә, шундый вакытта үзләре битлек тә кимәгән хәтта.

— Алар әлеге прибор коронавирусны ачыклый, диде. Сатып алырга һәм авыруның бармы-юкмы икәнлеген шунда ук ачыкларга куштылар. Әгәр баш тартсагыз, без монда махсус хезмәт чакыртабыз һәм сезне ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып китәчәкләр, дип куркыттылар, — дип сөйләгән телевидение хәбәрчесенә биредә яшәүче Анастасия Каткова.

Авылның яшьрәк кешеләре, боларның мошенниклар икәнлеген аңлап, шунда ук полициягә хәбәр иткән. Бәхеткә, оятсыз бәндәләрнең эзенә тиз төшкәннәр. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белдерүенчә, алар икесе дә полиция бүлегенә китерелгән, тикшерү бара. Шулай ук аферистлар кулыннан әлеге корылманы сатып алучылар ачыклана.

Фото:gtrk.tv
Читайте нас