+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 Апреля 2020, 08:45

Подъездлар дезинфекцияләнә

Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев муниципаль берәмлек хакимияте башлыклары белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Анда торак пунктлар территория­ләрен һәм күпфатирлы йортларда подъездларны карап-тоту, җәмәгать һәм ихата территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләре каралды.

Борис Беляев подъездларны дезинфекцияләү эшен оештырган өчен барлык муниципаль берәмлекләр хакимиятләренә рәхмәт белдерде.
– Без барыбыз да беләбез, хәзер илдәге хәл җиңелләрдән түгел, шуңа күрә бу чаралар бик кирәк. Әлеге юнәлештә эшне туктатмыйча, шул рухта дәвам итүегезне сорыйм, – диде ул.
Муниципаль берәмлекләр мәгълүматларына караганда, 7 апрельгә республикада 48 мең подъездның 20,4 меңе дезинфекцияләнгән.
– Үзегездәге территорияләрне тәртипкә китерегез, – диде Борис Беляев, муниципалитет җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.
Русиядә коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле югары әзерлек режимы кертелде. Шуңа бәйле подъездларны комплекслы ремонтлау, гомум милекне капиталь төзекләндерү, “Башкортстан ихаталары” программалары буенча төзелеш-монтаж эшләре аерым күрсәтмәгә кадәр кичектерелә. Республикада үз-үзеңне изоляцияләү чорында “Чисталык көннәре” акциясен үткәрү туктатылды. Бу атнада муниципалитетларда санитар җыештыру белән идарә итүче һәм махсуслаштырылган оешмалар гына шөгыльләнә.

Читайте нас