«Башкортстан сода компаниясе»нең 48нче цехы хезмәткәренең туганнары, Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә булу сәбәпле, үзизоляцияләүгә җибәрелгән.
Билгеләп үтелгәнчә, аларның да, туганнарының да COVID-19 диагнозы расланмаган.
“Башкортстан сода компаниясе” к-вирус пандемиясе вакытында үз хезмәткәрләре сәламәтлеге өчен борчылу йөзеннән предприятиенең бу юнәлештәге эше турында хәбәр итте.
Генеральный директорның оештыру һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Рөстәм Басыйров ышандыруынча, 17 марттан чит илгә һәм к-вирус инфекциясе хәвефе зонасына, Русиянең башка төбәкләренә барлык командировкалар тыелган. Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән чит илгә кайтучыларны 14 көнлек өй изоляциясенә озаталар.
Корпоратив радио, гәзитләр, мәгълүмати плакатлар һәм социаль челтәрләр ярдәмендә хезмәткәрләр арасында аңлату эшләре алып бара.
«Барлык киңкүләм спорт, мәдәни, иҗтимагый чаралар туктатылды. Предприятиегә үтеп керү юлында социаль дистанцияне ике метрга җиткереп үтәү турында кисәтә торган билге куелды. Эчкә үтеп кергәч, эшкәртүче бактерицидлы рециркуляторлар урнаштырылды», — дип ачыклык керткән директор урынбасары.
Киңәшмәләрне видеоэлемтә буенча үткәрәләр, ә цехларга керү юлында санитар-санитайзерлар урнаштырганнар. Цех биналарын көн саен дезинфекциялиләр. Хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәү һәм сулыш алуын тикшерү өчен термометрлар һәм стетофонендоскоплары булган табиблар килә.
Фото: bashinform.ru