+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 апрель 2020, 07:53

Машина әйләнгән, бер кеше һәм... ат һәлак булган

Бу хәл 10 апрельдә Миякә районында булган.

Бу хәл 10 апрельдә Миякә районында булган.


Чишмә-Аксен-Кыргыз-Миякә трассасының 139нчы километрында 12нче модельле «ВАЗ» автомобилен йөртүче 23 яшьлек шофер машинасы белән атка килеп берәлгән. Республика ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, шуннан соң ул әйләнеп, кюветка төшеп киткән.


"Авария нәтиҗәсендә 29 яшьлек пассажир һәлакәт урынында вафат булган. Машина йөртүче үзе һәм ике кыз-пассажирлар җәрәхәтләр алган. Хайванның гомере өзелгән", — дип аныклады дәүләт автоинспекторлары.


Узган тәүлек эчендә республикада юл-траспорт һәлакәтләрендә тугыз кеше зыян күргән, берсе һәлак булган. Белгечләр фикеренчә, иң күп очракта һәлакәткә китерә торган авария - ул каршы якка хәрәкт итүче алдына чыгу. Бу, бигрк тә, төнге юлда ешрак күзәтелә. Ике машина 80 км/сәг тизлек белән бәрелешкәндә, кешеләр асфальтка 9 кат йорт биеклегеннән егылып төшкәндәге кебек үк имгәнүләр ала.
Төнге юлга чыгуның нинди куркыныч тудыруы турында мең кат язылды. Әмма яшьләр һаман руль артында күңел ачуны хуп күрә. Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз, сезнең өчен өзелеп торган әти-әнилрегезне бер вакытта да исегездән чыгармагыз, яшьләр!

Фото: БР буенча ЮХИДИ
Читайте нас