Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа районының Зубово авылы янында төзелүче вакытлыча клиник-диагностик инфекцион үзәк төзелешендә булды.
Биредә хәзер медиклар өчен тулай торак бинасын махсус әзер металл конструкцияләреннән җыялар. Ул 46 кешегә исәпләнгән, аларда 23 бүлмә булачак, анда 2шәр кеше яшәячәк.
Алар яшәү өчен уңайлы булачак, аларда аерым санузел һәм душ бүлмәсе җиһазландырылачак. Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, төзүчеләр тулай торакны 14 апрельгә тапшырырга вәгъдә итә. Бер үк вакытта медицина үзәгенең нигезен салу бара.
Булачак хастаханә периметры буенча агачлар да утыртыла. Биредә барлыгы 300дән артык яфраклы һәм ылыслы агач утыртылачак.
Радий Хәбиров Республика клиник дәваханәсе тирәсендә килеп чыккан хәлне шәрехләде. Аның сүзләренә караганда, бу вакыт эчендә меңнән артык пациентка һәм Республика клиник дәваханәсе персоналына тест уздырганнар, әлегә диагноз икесендә генә расланган, күпчелегенең күрсәткече тискәре.
“Беренче көннәрдән үк мин безнең халыкка дөресен генә әйтәчәкмен дип вәгъдә бирдем. Әлегә 150-170 кеше - расланган диагнозлы. Безнең тәҗрибә күрсәткәнчә, бу сан әле кимергә дә мөмкин. Анализларның бер өлеше иртәгә һәм берсекөнгә әзер булачак, без, әлбәттә, аларның нәтиҗәләре турында сөйләячәкбез.
Мине башка нәрсә борчый. Безгә ашыгыч рәвештә Республика клиник дәваханәсендә үткәрелә торган карантин чараларын үткәрергә һәм тәмамларга кирәк. Табибларның һәм ярдәм кирәк булган пациентларның бер өлешен без инде Дим хастаханәсенә күчердек. Корпусларның бер өлешен без ябабыз, бер өлешен изоляторга җибәрәбез.
Безнең планнарыбыз буенча, чәршәмбе көнне без Республика клиник дәваханәсенең бөтен территориясен бушатачакбыз, кирәкле дезинфекция эшләрен башкарачакбыз һәм дәваханә янә эшли башлаячак.
Һәм бу вәзгыятькә түземлек белән караучы табибларга янә рәхмәт әйтәсем килә. Анда эшләргә барган һәр табиб мондый ашыгыч очракларда санитар-эпидемиология регламенты үз көченә керәчәген аңлаган. Ә бездә хәзер Бәләбәйдә һәм Сибайда да шундый хәлләр күзәтелә. Шуңа күрә түзәргә кирәк”, — диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы фикеренчә, инфекциялеләр саны, һичшиксез, артачак. Бу үткәрелә торган тестларның санын дистәләрчә тапкыр
арттыру белән бәйле. Вакыйгалар үсешенең мондый вариантына ул шәхсән үзе, төбәк җитәкчесе буларак, әзер иде, аны күбрәк медицина әзерлеге мәсьәләсе борчый.
“Мин баштан ук күп кенә әйберләргә бик рациональ карарга кирәклеген белдем. Һәм, мин әйткәнчә, ыгы-зыгы куптарырга кирәкми. Әгәр ыгы-зыгы башласак, барысы да юкка чыгачак. Без тыныч кына эшләячәкбез. Без бу һөҗүмне кабул итәчәкбез. Республикада барган процессларга системалы рәвештә һөҗүм итә башлаган кешеләр күбәйде. Бу - нормаль күренеш. Сәяси көрәшне беркем дә бетермәде. Мин барыннан да бигрәк безнең медицина бу һөҗүмне каршыларга әзер булуы өчен борчылам. Ул бик көчле булачак”, — диде Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru