Балтач районы волонтерларын, чыннан да, "безнең заман герое" дип атарга тулы хокук бар. Кешелек дөньясында һәрвакыт югары бәяләнгән һәм беркайчан да кыйммәтен югалтмаган сыйфатлар бар.
Шуларның берсе - ярдәмчеллек. Нәкъ шушы сыйфат Балтач районы волонтерларын янә бер башлангычка берләштерде дә инде.
Алар ялгыз, өлкән яшьтәге кешеләргә көн дә кирәкле товарларны өйләренә итеп бирә башладылар. Әлегә ярдәмгә мохтаҗлар, 2-19-19; 2-25-65 номерларына шалтыратып, гозерләрен әйтә ала. Әлеге төркем яшьләре өлкәннәргә махсус киемдә, битлекләрдә бара. Аларга "Татарпиллер" Волонтерлар спорт-туристик клубы вәкилләре дә кушылган. - Без күбрәк 65 яшьтән өлкәнрәкләргә ярдәм итәргә тырышабыз.
Әмма безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең берсен дә игътибарсыз калдырмыйбыз, - ди әлеге клуб әгъзасы Марат Хәйруллин. "Волонтерларның бу эшчәнлегенең бәясен бәяләп бетерерлек түгел.
Кибеткә чыгу, чыннан да, куркыныч була башлады. Без теләгән әйберләрне алар кыска гына вакыт эчендә китереп бирәләр. Рәхмәт аларга!" - ди әлеге ярдәмнән файдаланучылар. Сер түгел, бүген республика гына түгел, тоташ ил катлаулы чор кичерә.
Кызганычка каршы, бу авырлыкларның кайчан үтәчәген төгәл генә әйтүче юк. Кешелеклелек, изгелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар күпләрне берләштерә. Әйе, бүген нәкъ шундыйларны "безнең заман герое" дип атарга тулы хокук бар. Чыннан да, шушы матур сыйфатларга ия кешеләр булганда бу авырлыклар да тизрәк үтәр дигән ышаныч бар. "Безнең заман геройлары" яшьләребез арасында күп булуына шикләнмибез! Үзегезне күрсәтеп калыгыз, кызлар һәм егетләр!