+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 апрель 2020, 08:30

Язгы өмәләр ничек узачак?

Анда халык катнашачакмы?

Анда халык катнашачакмы?
Эпидемиологик хәл катлаулы булу сәбәпле, башкалада традицион язгы өмәләр уфалылар катнашлыгыннан башка узачак.

Уфа хакимияте мәгълүматлары буенча, аларны техника һем коммуналь хезмәткәрләр алмаштырачак. 3 апрельдә үткәрелгән өмәдә 3200 коммуналь хезмәткәр һәм 450 берәмлек техника катнашты. Хәзерге вакытта шәһәрнең коммуналь хезмәтләре, өй карантинына җибәрелгән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдән тыш, гадәти режимда эшли.

Соңгы вакытта техника паркы җитди тулыландырылган һәм яңартылган, аларны куллануга аерым игътибар биреләчәк. Уфа юлларын җыештыруга һәркөнне 250 берәмлектән артык махсус техника һәм 600 эшче чыга. "Вихрь" һәм "Унимог" металл-вакуум машиналары чүп-чар һәм тузан җыя. Аннан соң су сибү машиналарыннан махсус юл шампуньнәре һәм дезинфекция чаралары белән юлларны юа.

Уфада барлыгы 80 су сибү һәм 60 себерү-вакуум машиналары бар. Күптән түгел генә сатып алынган аз габаритлы техника үзизоляция һәм эшче кулларга кытлык шартларында аеруча зур әһәмияткә ия, ул тар тротуарларда, парк юлларында һәм шәһәр ихаталарында уңышлы эшли ала.

Фото: bashinform
Читайте нас