1 апрельдә Русия Президенты Владимир Путин АКШ Президенты Дональд Трамп белән телефон аша глобаль нефть базарындагы вәзгыять турында фикер алыша. Сөйләшү Америка ягы инициативасы белән уза.
– Ике президент кирәкле вакытта стратегик каршылыклардан читләшеп, тактик рәвештә диалог алып барырга әзер. Алар бер-берсен тулысынча аңлый, ниндидер уртак гамәлләрнең, уртак аңлашуларның альтернативсызлыгын аңлый. Һәм бу гамәл соңгы ике телефон сөйләшүендә күренә,– дип ассызыклады Русия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков.
Шул ук вакытта ул ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр җылыну турында "сөйләшергә туры килми", дип билгеләп үтте.
Фото: ytimg.com сайтыннан.