Кушнаренко юлында әйләнгән машина эченнән үсмер баланың гәүдәсе табылган.
13 апрель иртәсендә Башкортстанның Кушнаренко районындагы Шәрип-Первушино юлында авариядә 14 яшьлек кыз һәлак булган. ЮХХДИның башлангыч мәгълүматлары буенча, «ВАЗ-2106» руле артындагы шофер машина белән әйләнгән. Аның шәхесе әлегә билгесез. Чөнки автомобильне ташлап, ул юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән. Авария урынында 14 яшьлек кызның үле гәүдәсе табылган.
"Хәзер ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан әлеге машинаны йөртүчене ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары алып барыла. Һәлакәтнең барлык шартлары ачыклана. Башкортстан дәүләт автоинспекциясе авария шаһитларына полициягә мөрәҗәгать итүләрен сорый, — дип хәбәр итә ведомство.
Фото:bashinform.ru