13 апрельдән электр транспортының хәрәкәт графигы үзгәрә, дип хәбәр итә "Башинформ" агентлыгы. Бу гамәлнең төп сәбәбе — үзизоляция режимына бәйле рәвештә пассажирлар агымының кимүе.
Бүгенге көннән 1, 10нчы трамвай маршрутлары һәм 4, 15 һәм 18нче троллейбус маршрутлары буенча хәрәкәт тулысынча туктатыла.
Әмма шәһәр электр транспорты эш көннәрендә 5, 8, 16, 18нче трамвай маршрутлары буенча һәм 9,10.13,16, 21, 22нче троллейбус маршрутлары иртәнге 6дан 9га кадәр һәм 16дан 19 сәгатькә кадәр йөриячәк.
Ә ял һәм бәйрәм көннәрендә барлык трамвай һәм троллейбус маршрутлары буенча хәрәкәт булмаячак.
Фото: bashinform.ru сайтыннан.