+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 апрель 2020, 12:00

Законнарны бозу белән ябылачаклар

Башкортстанда чәчтарашханәләр һәм оптика салоннары ачыла.

Башкортстанда чәчтарашханәләр һәм оптика салоннары ачыла.
Бу хакта 13 апрельдә узган киңәшмәдә Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров хәбәр итте.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ишекләрен ачучы оешмалар исемлеген җентекләп эшләп бетерергә һәм санитар-эпидемиологик нормаларны катгый үтәгәндә генә эшне рөхсәт итәргә кушты.
— Законнарны бозган предприятиеләр ябылачак. Мәҗбүри шартлар — эштә битлекләр, перчаткалар куллану, өслекләрне эшкәртү һәм дистанцияне үтәү, — дип билгеләде Премьер-министр урынбасары Андрей Назаров. — Без азык-төлек челтәрләре кибетләренең ничек эшләвен тикшердек, кайберләрендә, аерым алганда, “Магнит”, “Перекресток” һәм “Пятерочка” кибетләрендә санитар нормаларны бозучылар булуын ачыкладык, шуңа күрә берничә кибетнең эше туктатылды. Закон бозулар төзәтелгәннән соң, алар бүген иртәнге 9дан тагын эшли башлады, – дип билгеләп үтте ул.
Фото: bashinform
Читайте нас