— Кадерле дуслар. Аңлыйм, сезнең барыгызда да арыганлык, финанс, көнкүреш, башка тормыш проблемаларының басымы сизелә. Көндәлек тормыш рәвеше бозылды. Күпчелек өчен дүрт стена арасында булу шыксыз һәм косасыны китерә. Әмма башка чара юк. Үз-үзеңне изоляцияләү режимына, аның сынауларына мотлак түзәргә кирәк. Чөнки инфекцияне җиңү, ә без моңа мотлак ирешергә тиеш, ни дәрәҗәдә тәртипле булуыбызга бәйле.
Һәм һәр көн безнең җәмгыятьнең көче бердәмлектә булуын раслый. Бүген мин янә бер тапкыр табибларыбыз һәм шәфкать туташлары турында сүз алып барырга телим. Алар зур фидакарьлек күрсәтеп, бердәм командада эшли. Соңгы унъеллыкларда, мөгаен, нәкъ хәзер, беренче тапкыр без аларның хезмәтенең никадәр мөһим икәнлеген аңладык. Шушы ук сүзне эшкә җиң сызганып җигелгән волонтерлар, спортчылар, артистлар һәм журналистлар хакында да әйтәм. Һәм, әлбәттә, сез дә — күршеләренә, әти-әниләренә, гаилә әгъзаларына ярдәм итүче, катлаулы чорда зур гражданлык җаваплылыгы күрсәтүче миллионлаган кешеләр дә шушы исемлектә. Бу — буш, яңгыравык сүзләр түгел, ә тормыш чынбарлыгы. Ул һәркемнән иң югары кешелек сыйфатларын күрсәтүне таләп итә.
Кадерле дуслар! Барысы да үтә һәм бу афәт тә, һичшиксез, үтәр. Әмма моның өчен алдагы атналарда да түзем һәм сабыр була белергә, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк, — диде Владимир Путин.
Субъектлар җитәкчеләре белән киңәшмәдә исә ул иң катлаулы чор фаразлар буенча алдагы ике-өч атнада булачагын, аннары хәл акрынлап “авызлыкланырга” тиешлеген сызык өстенә алды. Шуңа да сүзне һәр төбәк алдында торган иң көнүзәк мәсьәләләрдән башлады.
— Биредә, тәү чиратта, сүз медицина учреждениеләренең иң югары әзерлек сызыгында булуы һәм аларның ресурсларын һәм мөмкинлекләрен сизелерлек арттыру турында бара. Бу максатта тиешле федераль ярдәм төбәкләргә бүленде дә инде. Җәмгысы 33 миллиард сум дәваханәләрнең инфекция бүлекләрендә махсуслаштырылган өстәмә койкалар булдыруга юнәл-телде. Янә дә 13 миллиард сум медицина техникасы, шул исәптән ясалма сулыш алдыру аппаратлары, реанимобильләр һәм ашыгыч ярдәм машиналары алуга бүленде. Алар апрельдә үк төбәкләргә кайтачак.
Әлбәттә, сәламәтлек саклау тармагында булдырылучы резервларның, өстәмә көчләрнең тулы куәттә кирәге чыкмас, дип өметләнәбез. Әмма без барысына да әзер булырга тиеш, — диде Владимир Путин.
Утырышта ил Президенты шулай ук аерым шартларда хезмәт салучы табибларга, шәфкать туташларына, медицина персоналына өстәмә түләү өчен федераль бюджеттан 10 миллиард сум бүленүе турында хәбәр итте. Алар тиздән төбәкләргә килеп җитәчәк.
— Кешеләр бу акчаны вакытында, тоткарлыксыз алырга тиеш. Моннан тыш, апрельдән башлап, өч ай дәвамында коронавирус авырулы кешеләр белән турыдан-туры эшләүче белгечләргә махсус федераль түләү булдырырга тәкъдим итәм. Табиблар өчен аның күләме — 80 мең сум, фельдшерлар, шәфкать туташлары өчен — 50 мең сум, кече медицина персоналы өчен 25 мең сум тәшкил итәчәк. Коронавирус авырулы кешеләр белән эш итүче ашыгыч ярдәм табиблары — 50 мең сум, фельдшер, шәфкать туташлары һәм водитель-ләр 25 мең сум алачак, — диде бу уңайдан Владимир Путин.
Аерым игътибарны исә Президент икътисадның тотрыклылыгын саклау мәсьәләләренә юнәлтте. Владимир Путин белдерүенчә, һәр төбәк, үз территориясендә коронавируска бәйле хәлдән чыгып, икътисад тармагына бәйле үз карарын кабул итәргә һәм ул аңа китерелгән зыянны мөмкин кадәр минимальләштерүгә юнәлтелгән булырга тиеш.
— Икътисадны туктатырга ярамый. Төбәктә коронавирус йоктыруның берничә генә очрагы бар икән, субъектлар арасында транспорт бәйләнешен, йөк, пассажирлар ташуны туктатырга да, предприятиеләр эшен чикләргә дә ярамый. Бу җимергеч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, — диде Владимир Путин.
Икътисадка ярдәм чараларына килгәндә исә, ул түбәндәге өстәмә карарлар турында җиткерде.
— Беренчедән, без инде кече һәм урта бизнес өчен социаль взнослар күләмен 30дан 15 процентка кадәр киметтек. Ашыгыч һәм өстәмә ярдәм буларак, барлык зыян күргән кече һәм урта бизнес предприятиеләренә дә социаль фондларга страховка түләүләрен 6 айга кичектерергә тәкъдим итәм. Икенчедән, кече һәм урта бизнес өчен, НДСтан башка, шулай ук барлык салым түләүләрен дә алты айга кичектердек. Алар аны алты айдан соң берьюлы түгел, тигез өлешләр белән генә түләячәк. Өченчедән, Хөкүмәткә, Үзәк банк белән берлектә, биш көн эчендә бизнеска өстәмә ярдәм программасын эшләргә боерам. Ул компанияләргә максималь дәрәҗәдә хезмәткәрләрен һәм аларның керемнәрен сакларга булышлык итәргә тиеш, — диде Президент.
Социаль яклау чараларына килгәндә исә, Президент өч яшькә кадәр балалары булган ана капиталына ия әниләргә өч ай дәвамында өстәмә рәвештә бишәр мең сум түләү турында Указга кул кую турында хәбәр итте. Икенчедән, июньдә өч яшьтән алып җиде яшькә кадәр балалар өчен түләү гамәлгә керәчәк. Хәзер анда вакытлыча эшсез калганнарның элекке керемнәре исәпкә алынмаячак, шул рәвешле исемлек шактый ки-ңәячәк. Өченчедән, 1 марттан эшсез калганнарга эшсезлек буенча пособие иң югары планкадан чыгып түләнәчәк. Дүртенчедән, әти-әниләре эшсез калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен алдагы өч айда өчәр мең сум акча биреләчәк. Владимир Путин Хөкүмәт алдында гамәлдә булу вакыты шушы чорда чыккан паспорт, водитель таныклыгы, башка документларны алдагы өч ай дәвамында автоматик рәвештә озайту механизмын да эшләргә кушты.
Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле катлаулы чор илдә кайчан чигенә башлар соң? Утырышта Президент Владимир Путин бу сорауга да ачыклык кертте.
— Кичә мин галимнәр, белгеч-эпидемиологлар белән очраштым. Без коронавирус һөҗүменә дучар булган башка илләр тәҗрибәсен дә игътибар белән өйрәнәбез. Ул күрсәтүенчә, иң авыры һәм катлаулысы булып эпидемия башланганнан соңгы беренче дүрт-биш атна тора. Димәк, безнең өчен алдагы ике-өч атна хәлиткеч булачак. Шуңа да бу чорда барлык ресурсларны да нәтиҗәле эшкә кушу, табиблар төбәкләрдә кабул ителгән режим күрсәтмәләрен мотлак төгәл үтәү таләп ителә, — диде утырышка йомгак ясап Президент Владимир Путин.
Президент сүзләрен чынбарлык хәл-шартлар да раслый. Узган атнада илдә коронавирус белән авыручылар саны кискен арта башлады һәм тәүлегенә ике мең кешедән узды. Мәкалә язылган вакытта илдә коронавирус авырулы 18328, Башкортстанда 107 кеше исәпләнә иде. Бер атна эчендә генә дә саннар 10 тапкырга артты. Хәерлегә булсын. Алда торган иң катлаулы атналарны һәркайсыбызга исән-сау үткәрергә язсын. Ә моның өчен сакланырга, һәм, әлбәттә, хәвефсезлек таләпләрен төгәл үтәргә кирәк.