11 апрельдә Уфаның Совет районы хакимияте башлыгы югары температура һәм салкын тию билгеләре белән больничныйга китте. Аннан коронавирус инфекциясена анализ алынган, нәтиҗә соңрак билгеле булачак.
Совет районы хакимияте өйдән торып эшләүгә күчте. Хезмәткәрләр өйләреннән эшли. Изоляция таләпләрен үти.
Барлык санитар-профилактика чаралары күрелгән. Хакимият бинасында, барлык кабинетларда дезинфекция үткәрелгән.
Шәһәр хакимияте хезмәткәрләре составыннан Совет районы штабы булдырылды. Аны Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Газизов җитәкли.
Хәл контрольдә тотыла.