Радий Хәбиров, күп гражданнарның үзизоляция режимын бозуы сәбәпле, яңа карарлар кабул итте.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы оператив штаб утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгыйландыру турында карар кабул итте.
Республика икътисадының кайбер тармаклары эшчәнлеген тергезү нәтиҗәсендә кайбер гражданнар үзизоляция режимы турында онытты, ахры. 13 апрельдән 15нә кадәрге чорда гына да полиция һәм республика хакимият органнары хезмәткәрләре үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 1,5 меңнән артык протокол төзегән. Шуңа бәйле рәвештә, Радий Хәбиров Хөкүмәткә "югары әзерлек" режимы шартларында эшне дәвам итә алачак конкрет оешмаларның исемлеген әзерләргә кушты.
Киләсе дүшәмбедән, ягъни 20 апрельдән, элек бирелгән пропуск үз көчен югалтачак. Эш бирүче белешмәсенең яңа формасында түбәндәгеләр күрсәтелергә тиеш: хезмәткәрнең турыдан-туры эш урынында булырга тиешлеге турында боерык номеры һәм датасы; эшнең башлану һәм тәмамлану вакытын күрсәтеп, эш графигы; хезмәткәрнең яшәү адресы һәм аның эш урыны; хезмәткәр автомобиленең маркасы һәм номеры; шулай ук, әгәр хезмәткәр хезмәте буенча шәһәр буйлап йөрергә тиеш булса, бу да билгеләнергә тиеш. Өйдән эшкә бару вакыты 90 минут белән чикләнәчәк. Яңа чикләүләр "doroga02" сервисына да кагылачак. Аның ярдәме белән атнага ике тапкыр гына чыгып булачак.
- Муниципалитет башлыкларын һәм предприятие җитәкчеләрен җитди кисәтәм: әгәр дә дүшәмбегә кадәр яңа белешмәләр ясауны хәл итмәсәгез, сезнең хезмәткәрләр штраф түләячәк. Барысын да вакытында эшләгез, - диде Радий Хәбиров.