+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 апрель 2020, 12:00

"Кешеләр ач торырга тиеш түгел!"

Башкортстанда аз керемле 72 мең гаилә 100 мең азык-төлек пакеты алачак.

Башкортстанда аз керемле 72 мең гаилә 100 мең азык-төлек пакеты алачак.

Аларны Башкортстан предприятиеләре — Урал тау-металлургия компаниясе һәм Башкортстан сода компаниясе бүлеп биргән 70 миллион сумга әзерлиләр.

Радий Хәбиров белдерүенчә, гаиләдә берничә бала булса, азык-төлек пакетлары да күбрәк биреләчәк.

Кешеләр беренче пакетларны 23 апрельдә алачак, график буенча барысы да хакимият башлыкларына җиткереләчәк. 1 майга кадәр барлык азык-төлек пакетлары мохтаҗларга барып җитәчәк.

— Кешеләр ач торырга тиеш түгел! Һәркемгә барып җитәргә кирәк, — дигән нәтиҗә ясады Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы муниципалитет башлыкларына үз территорияләрендәге барлык сигналларга кичекмәстән реакция белдерергә һәм тиешле карарлар кабул итәргә кирәклеген искәртте.

Фото: mk.ru
Читайте нас