Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең Транспорт һәм юл төзелеше дәүләт комитетына җәмәгать транспортында, таксины да кертеп, санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәүгә юнәлтелгән чараларны эшләргә кушты.
Җәмәгать транспорты турында сөйләгәндә төбәк Башлыгы сүзнең "Башавтотранс" автобуслары турында гына түгел, ә төбәктә эшләүче барлык пассажир йөртүчеләр турында да баруын ассызыклады.
- Без нәрсә таләп итәбез: җәмәгать транспортына кешеләрне ике саклану чарасы — битлек һәм перчаткалар булганда гына утырту мөмкин. Перчаткалар төрле булырга мөмкин, бары тик инфекция тапшырылмасын гына. Бу ике кагыйдә үтәлергә тиеш.
Автобуслар туктатылачак. Бу мәсьәләне "Ространснадзор" белән эшләп бетерергә кушам, алар автобусны туктатып, кешеләрнең битлек һәм перчаткаларда булуын тикшерергә тиеш. Бу норма 20 апрельдән гамәлгә кертелә, - дип белдерде Башкортстан Башлыгы.
Фото: bashinform