+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 апрель 2020, 11:55

Урамда йөрү өчен яңа белешмәләр таратылачак

Республика җитәкчесе оператив киңәшмәдә барлык күрсәткечләр буенча да кешелернең үзизоляция режимын боза башлавын, соңгы төндә штрафлар саны кискен артуын хәбәр итте.

Республика җитәкчесе оператив киңәшмәдә барлык күрсәткечләр буенча да кешелернең үзизоляция режимын боза башлавын, соңгы төндә штрафлар саны кискен артуын хәбәр итте.

— Без полиция белән киңәшләштек. Кешеләр коронавирус ситуациясенә ваемсыз карый. "Яндекс" күрсәткечләре буенча, визуаль рәвештә дә, полиция фикеренчә дә, кешеләр үз-үзен изоляцияләү режимын боза башлады, — диде Башкортстан Башлыгы. — Штраф салачакбыз. Суд практикасы да шушы юнәлештә бара, кешеләр штрафка тарттырыла. Бездә 1500дән артык штраф язылган да инде.

Радий Хәбиров, шулай ук, мондый штрафларның булуы, мәсәлән, алга таба эшкә урнашканда тискәре чагылыш табачак, дип өстәде.

Шулай ук, республика җитәкчесе үз-үзеңне изоляцияләү шартларында эш урынына барып җитәргә мөмкинлек бирүче белешмәләрнең дүшәмбедән гамәлдән чыгарылачагы турында хәбәр итте. Мондый чаралар эшләүче предприятиеләр саны кимүенә бәйле.

Радий Хәбиров Хөкүмәткә икътисадны саклау өчен, чыннан да, кирәкле җитештерүләр исемлеген төзергә кушты, аларның хезмәткәрләре өчен яңа пропусклар әзерләнәчәк. Шул ук вакытта Башкортстан җитәкчесе ассызыклаганча, әлеге белешмәләр хезмәткәр эш урынына һәм өенә тоткарлыксыз барып җитә һәм кайта алсын өчен генә бирелә, ә калган барлык очраклар режимны бозуга саналачак һәм штраф салыначак.

Фото: gorobzor
Читайте нас