+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 Апреля 2020, 12:00

Ваемсыз ата-аналарга штраф салыначак

Башкортстанда ата-аналарның балалары белән урамда йөрү кагыйдәләрен катгыйландырачаклар. Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә Иҗтимагый иминлек советы секретаре Алексей Касьянов хәбәр итте.

Башкортстанда ата-аналарның балалары белән урамда йөрү кагыйдәләрен катгыйландырачаклар. Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә Иҗтимагый иминлек советы секретаре Алексей Касьянов хәбәр итте.

— Күп кенә ата-аналар балигъ булмаган балаларының урамда 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр булу мөмкинлеген аларны контрольдә тотмый торган урыннарга чыгару мөмкинлеге буларак кабул итте, — диде ул. — Бу дөрес түгел. Бүген билгеле бер яшькә җиткән балалар түбәндәге очракларда гына урамга чыга ала: ата-аналары белән бергә якындагы кибеткә, даруханәгә барган, шулай ук яшәгән урыннан 150 метр радиуста эт белән йөргән вакытта. Калган очракларның барысы да ата-аналар тарафыннан балаларны тәрбияләү буенча үз бурычларын үтәмәүгә бәйле хокук бозу очраклары буларак бәяләнәчәк.

Алексей Касьянов, ваемсыз ата-аналар административ җаваплылыкка тарттырылачак, дип өстәде. Бу уңайдан республика Башлыгы указы бүген эшләнеп бетәчәк.

Фото: bashinform
Читайте нас