+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 апрель 2020, 11:40

Таксист балаларны төшереп калдырган...

“Комендант сәгате” вакытында урамда йөрүче балалар тотылган.

“Комендант сәгате” вакытында урамда йөрүче балалар тотылган.

Социаль челтәрләрдә ике полицейскийның балаларны елата-елата машинага таба алып барулары турында видеоязма таралган. Машинасына урнаштыралар. Нефтекамада булган бу хәлне видеога төшереп, Интернетка куйганнар. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белдерүенчә, балаларның урамда "комендант сәгате" вакытында йөрүе ачыкланган.
“Булган мәгълүматларга караганда, 19.00 сәгатьтә, республика Башлыгы указы нигезендә, балаларга урамда йөрү тыелганда, полиция, Нефтекама шәһәр хакимияте вәкилләре һәм дружинниклар белән берлектә патрульлек итү төркеме 13 яшьлек кызны һәм аның 7 яшьлек энесен очраткан”, — дип белдерә ведомство.
Балалар урамда өлкәннәрсез генә йөргән булган. Кызның сүзләренә караганда, аларның әти-әнисе күрше төбәккә китеп, аларның үзләрен генә калдырган. Балалар таксида туганнарына барырга чыга, ә таксист аларны юлда төшереп калдыра.
"Полицейскийлар балаларны Нефтекама шәһәре буенча бүлеккә алып килеп, ата-аналарын чакырта һәм аларга балаларны тапшыра. Әлеге вакытта таксист турында мәгълүматлар билгеләнә, шулай ук балаларның кичке вакытта өлкәннәрдән башка урамда булу шартлары ачыклана. Профилактика максатларында шәһәрнең опека һәм мәгариф органнары белән эш алып барыла", — дип хәбәр итә ведомство.

Фото: соцсети | Видео: STRDTP vk.com/strdtp
Читайте нас