+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 апрель 2020, 20:15

10 авыру ИВЛ аппараты астында...

17 апрельгә Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясе 212 кешедә расланды.

17 апрельгә Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясе 212 кешедә расланды.

Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы 212 кешенең 10сы - ИВЛ аппаратында, алар авыр хәлдә. Бүген видеоконференция төрендәге киңәшмә барышында ил Президенты Владимир Путинга пациентларның торышы турында республика Башлыгы Радий Хәбиров җиткерде.
Билгеле булуынча, бүгенге көнгә Башкортстанда COVID-19дан 8 кеше үлгән.
Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” мәгълүматлары буенча, әлеге вакытта коронавирус йогышына һәм ОРВИ симптомнарына шик белән республика стационарларында 332 кеше ята, шуларның 10сы — балалар.
8 320 кеше карантинда, бу авырулар белән элемтәгә кергән һәм чит илләрдән кайткан кешеләр, дип белдерде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе шулай ук Владимир Путинга коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору өчен күрелә торган чаралар турында сөйләде.

Фото: newsbash.ru
Читайте нас